Көтү һәм сагыну хисләре белән яшәгән кешеләргә ничек рәхмәт әйтергә? Түбән Камада Әниләр көненә багышланган концерт оештырылды. Сәхнәдә профессиональ артистлар да, җыр-моңнан күңелләренә юаныч тапкан гүзәл затлар да чыгыш ясады. Һәр чыгышта— якыннарына булган мәхәббәт, сагыну һәм өмет.
Хатын-кызларның хәрби киемнән сәхнәгә чыгуы — гади образ гына түгел. Бу киемдә — улларын, ирләрен югалткан хатын-кызларның йөрәк ярасы, якыннары турындагы якты истәлек. Җыр тәмамлануга, тамашачылар урыннарыннан торып, артистларны көчле алкышларга күмделәр. Ә аннары зал бер минутка тын калды.
Залда утыручылар өчен бу тынлыкның мәгънәсе күпкә тирәнрәк. Беренче рәтләрдә — хәрбиләрнең әниләре. Улларын меңләгән чакрым ераклыкка озатып, аларның кайтуын көтүнең ни икәнен үз тәҗрибәләреннән белгән аналар. Ә иң аянычы — улларын мәңгегә югалту.
Әниләр көненә багышланган концертта профессиональ артистлар да, иҗат аша күңелләренә юаныч тапкан хатын-кызлар да чыгыш ясады. Бу чара әниләргә сабырлыклары, рух ныклыклары һәм чиксез мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтү мөмкинлеге булды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX