Диспансеризация узу өчен түбәнкамалыларны шимбә көнендә 1нче һәм 2нче поликлиникаларда 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр көтәләр. Тагын бер мөһиме мәсьәлә — тикшерүне ахырына кадәр узу. Түбән Камада өстәмә диагностикага җибәрелгән һәр икенче пациент табибка кабат килми. Ә бит вакытында ачыкланган диагноз кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.

Анкета тутыру, флюорография, кандагы холестерин һәм глюкоза күләмен билгеләү— диспансеризация берничә тикшерүне үз эченә ала. Ул ике этапта үткәрелә. Беренчесендә сәламәтлекнең гомуми торышы бәяләнә, тайпылышлар ачыкланган очракта пациентны өстәмә тикшерүгә һәм тар белгечләргә җибәрәләр.

«Диспансеризация диспансер күзәтүе белән берләштерелгән. Бу быел табибка күренергә өлгермәгән пациентлар өчен бик уңайлы. Диспансер күзәтүендә гипертония, шикәр диабеты, бронхиаль астма кебек хроник авырулары булган кешеләр тора», — ди Медицина профилактикасы бүлеге мөдире Светлана Прокопьева

Быел Түбән Камада диспансеризациянең беренче этабын 71 меңнән артык кеше узган. Аларның 52 проценты тирәнәйтелгән тикшерүгә җибәрелгән. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, пациентларның яртысы диярлек табибка кабат мөрәҗәгать итмиләр.  

Хәзер диспансеризацияне шимбә көнне дә узарга мөмкин. 1нче һәм 2нче поликлиникаларда түбәнкамалыларны иртәнге сигездән көндезге 12гә кадәр көтәләр. Моннан тыш күчмә бригада шәһәр предприятиеләренә дә чыга. Хезмәткәрләр медицина тикшерүе узып, прививка ясатa һәм ВИЧ-инфекциясенә тест тапшыра алалар. Диспансеризация «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә.