Түбән Камада яшәүче 87 яшьлек хатын-кыз телефон аша мошенниклар корбаны булган һәм 700 мең сум акчасыннан колак каккан. Җинаять җаваплылыгыннан котыла алуына ышанып, ул акчаны курьерга тапшырган.

Полиция мәгълүматларына караганда, ноябрь аенда пенсионеркага үзен поликлиника хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтыраткан. Тикшерү узу сылтавы белән ул зыян күрүченең СНИЛС номерын белешкән. Соңрак пенсионеркага үзен хәрби прокуратура хезмәткәре дип таныштырган тагын бер хатын-кыз шалтыраткан. Ул шәхси мәгълүматларны тараткан өчен пенсионеркага җинаять җаваплылыгы янавын әйткән һәм тиздән аның өендә тентү булачагын кисәткән.

Мошенниклар хатын-кызны җыеп барган акчасын саклап калу өчен барлык наличный акчаны «декларацияләүгә» тапшырырга кирәк дип ышандырган. Шул ук вакытта аңа бу хәл турында туганнарына сөйләүне тыйганнар. 12 ноябрьдә пенсионерка янына килгән егеткә җирләү чыгымнары өчен җыеп куйган 700 мең сум акчасын биргән. Моның урынына ул ялган декларация белешмәсе алган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре курьерның кем булуын ачыклаган. Ул Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче 18 яшьлек егет булып чыккан. Яшь кешене тоткарлаганнар, ул гаебен таныган. Суд аңа сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы билгеләгән.