Түбән Кама мэры Радмир Беляевның исеменнән социаль челтәрләрдә ялган канал булдырганнар. Анда урнаштырылган мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта ул НТР телеканалының «Туры элемтә» тапшыруында белдерде. 

Әңгәмә шәһәр һәм район халкының иминлеге турында сөйләшүдән башланды. Радмир Беляев соңгы тапкыр Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме 15 ноябрьдә булганын искә төшерде. Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда 239 яшеренү урыны әзерләнгән. Шуларның 193е — шәһәрдә, 46сы район территориясендә урнашкан.

Радмир Беляев халыкка куркынычсызлык чараларына җитди карарга киңәш итте.

«Безнең төп бурычларның берсе — күкне саклау чараларын көчәйтү, өстәмә саклану чаралары булдыру. Һәркемгә мөрәҗәгать итәм: үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Һөҗүм вакытында һичшиксез куркынычсыз урынга яшеренергә кирәк. Уяу булыгыз һәм бу мәсьәләгә бик җитди карагыз», — дип мөрәҗәгать итте Радмир Беляев.

Туры эфирда бер сәгать эчендә дистәләгән мөрәҗәгать каралды. Түбәнкамалыларны җәмәгать транспорты, тукталыш павильоннары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм юллар торышы кызыксындырды.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең берсен дамба юлындагы хәрәкәт борчый. Аның сүзләренчә, быел юлның өченче ремонт этабы тәмамланганнан соң, машина йөртүчеләр тизлекне арттырган.

«Яхшы юллар барлыкка килүгә, машина йөртүчеләр тизлекне арттыра башлый. Киләсе елда бу участокта ясалма юл тигезсезлеге урнаштырырга планлаштырабыз», — дип аңлатты шәһәр мэры.

Радмир Беляев шәһәр үсешенә кагылышлы проектлар турында да сөйләде. Алар төрле өлкәләрне колачлый. Туры эфир вакытында яңгырарга өлгермәгән сораулар да игътибарсыз калмаячак. Аларга җавапларны озакламый НТРның рәсми сайтында бастырачаклар.