21 ноябрьдә Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында Чирмешән районының «Чаткы» театры чыгыш ясаячак. Тамашачыларга Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Пар аккошлар» мелодрамасын тәкъдим итәчәкләр.
Спектакль Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чаткы» театры тарафыннан әзерләнгән. Коллектив Түбән Камага шәһәрнең Чирмешән якташлыгы җәмгыяте чакыруы буенча килә.
Тамаша 21 ноябрьдә сәгать 12:00дә башлана. Театр сөючеләрне спектакльгә чакыралар.
Альбина Вәлиева
MAX
