Чәршәмбе көнне социаль челтәрләрдәге Түбән Кама пабликларында «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң гадәттән тыш хәл килеп чыгу һәм куркыныч матдәләр бүленеп чыгу турында ялган хәбәрләр таралды.
Әлеге язмалар ялган аккаунтлардан урнаштырылган. Күрсәтелгән сылтамалар Түбән Кама хакимияте һәм СИБУР компаниясе сайтларын охшатып ясалган ялган ресурсларга алып бара.
НТР 24 телеканалында туры эфир вакытында шәһәр мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев социаль челтәрләрдә таралган, пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң, имештер, гадәттән тыш хәл килеп чыгу һәм куркыныч матдәләр бүленеп чыгу турындагы хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвен белдерде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
