Көндәлек тормышта без аларны ак халаттан күрергә күнеккән. Бүген исә табиблар – бәйрәм кунаклары. Түбән Камада берьюлы ике медицина хезмәтенең юбилеен билгеләп үттеләр. Педиатрия хезмәтенә — 55, акушерлык-гинекология хезмәтенә 50 ел. Бу — меңләгән сабыйның коткарылган гомере, йөзләгән гаиләнең бәхете һәм медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте тарихы.
Беренчеләр йортында узган тантанага бүгенге көндә эшләүче табиблар, медицина хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары чакырыла. Түбән Кама артистларының иҗади чыгышлары бәйрәм кәефен тагын да күтәрә. Әмма чараның төп геройлары — үз хезмәтләренә дистәләгән еллар гомерен багышлаган медицина белгечләре.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек җитәкчесе Гөлсинә Хуҗиева Түбән Каманың республика медицина системасындагы әһәмиятен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бүгенге нәтиҗәләрнең нигезендә бу хезмәтләргә башлангыч биргән белгечләрнең өлеше зур.
Түбән Камада сәламәтлек саклау сиситемасы тарихындагы ике мөһим датага багышланган тантаналы чара узды. Амбулатор педиатрия хезмәтенә — 55, Түбән Кама үзәк район күптармаклы хастаханәсенең перинаталь үзәге белән акушерлык-гинекология хезмәтенә 50 ел тулды. Бәйрәмдә Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
