Мансур Мингали улы Хөснуллин – хезмәт юлын гади эшче булып башлап, җитәкчелекнең төрле баскычларын үткән, Түбән Кама шәһәренең формалашуы һәм үсеше өчен зур көч куйган күренекле шәхес, тәҗрибәле җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе.
Ул 1942 елның 22 мартында Свердловск өлкәсенең Кировград шәһәрендә дөньяга килә. 1958–1960 елларда Башкортстан АССРның Салават шәһәрендәге беренче һөнәр училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1960 елда Салават шәһәрендәге 18 нче комбинатта токарь булып башлый. Яшьтән үк хезмәткә җаваплы карашы, һөнәри осталыкка омтылышы белән аерылып торган Мансур Мингали улы белемен дәвам итәргә карар кыла.
1961 елда Казан химия-технология институтына укырга керә. 1966 елда химия-технология процессларын автоматлаштыру һәм комплекслы механикалаштыру белгечлеге буенча инженер-механик һөнәрен үзләштереп, уку йортын тәмамлый.
Хезмәт юлын Түбән Камада дәвам итеп, «Түбән Кама нефтехим» җитештерү берләшмәсендә контроль-үлчәү приборлары цехында мастер, өлкән мастер, цех начальнигы урынбасары һәм цех начальнигы вазифаларын башкара. 1971 елдан профсоюз эшенә күчә: заводның профсоюз комитеты рәисе урынбасары, соңрак рәисе булып эшли. Бу елларда ул хезмәт коллективының мәнфәгатьләрен кайгыртуга, эшчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә.
1978 елда Мансур Хөснуллин Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә, соңрак башкарма комитетны җитәкли. Аның эшчәнлеге шәһәрнең үсеш һәм төзелеш чорына туры килә. Җитәкче буларак, ул шәһәр хуҗалыгын үстерү, инфраструктураны камилләштерү һәм шәһәр тормышын җайга салу белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша.
1985 елда Мансур Мингали улы Менделеевск районын оештыру буенча оештыру бюросы рәисе итеп билгеләнә. Соңрак, 1990 елга кадәр, КПССның Менделеевск район комитетының беренче секретаре булып эшли. Бу чорда аның эшчәнлеге яңа административ районны оештыру һәм аның идарә системасын формалаштыру белән бәйле була.
1990-1992 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Эшләр идарәсендә транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеген җитәкли. 1992-1994 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифасын башкара. Ә 1994-2000 елларда С. М. Киров исемендәге заводның фәнни-җитештерү берләшмәсен җитәкли. 2000 елдан 2004 елның мартына кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе булып эшли.
Төрле җаваплы вазифаларда туплаган тәҗрибәсе аңа республика һәм шәһәр үсешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирә.
Түбән Кама шәһәрен үстерүгә керткән зур өлеше өчен 1984 елның 11 сентябрендә КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы карары белән Мансур Мингали улы Хөснуллинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән исем бирелә. Бу мәртәбәле исем – аның шәһәр үсешенә багышланган хезмәтенә бирелгән югары бәя.
Мансур Мингали улы Хөснуллин 2022 елның 11 гыйнварында вафат булды. Аның тормыш юлы – тырыш хезмәт, һөнәри үсеш һәм җаваплы җитәкчелек үрнәге. Түбән Кама шәһәренең тарихында үз эзен калдырган бу шәхеснең хезмәтләре һәм истәлеге аны белгән кешеләр күңелендә озак сакланыр.
Рустам Сафин
MAX