Халыклар бердәмлеге көнендә Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсына старт бирелде. Беренче булып үз программасын Түбән Кама тәкъдим итте.
Кунакларны чәкчәк белән каршы алдылар. Бу – хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Быел 60 еллыгын билгеләп үтүче Түбән Каманың тарихы, бүгенгесе һәм казанышлары белән милли-мәдәни җәмгыять вәкилләре таныштырды. Шәһәрдә бүген 18 шундый берләшмә эшли. Һәрберсенең үз теле, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте бар.
Чара кысаларында милли ризыклар һәм кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Чигүле мендәр тышлыклары, калфаклар, үрелгән кәрҗиннәр, чабаталар – татар халкының кул эшләре осталыгын күрсәтүче үрнәкләр. Фирдәүс Ильясова исә кунакларга борынгы йон эрләү һөнәрен күрсәтте. Бу эшкә аны әбисе өйрәткән.
Бәйрәмгә Саха Республикасыннан килгән кунаклар да кушылды. Алар борынгы йолаларын күрсәтеп, Казан ЦУМында «Кечкенә Якутия» мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты. Биредә милли бизәнү әйберләре, кулдан ясалган эшләнмәләр һәм сувенирлар тәкъдим ителә.
Узган ел Түбән Кама белән Якутск тугандаш шәһәрләр булды. Бу юлы ике шәһәр арасында хезмәттәшлекне дәвам итү турында килешү имзаланды. Алдагы өч елга уртак чаралар планы да төзелде.
Түбән Кама «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында беренче булып чыгыш ясады. Алдагы айларда республиканың башка районнары да үз программаларын тәкъдим итәчәк. Бәйге киләсе елның 25 мартына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче районга 3 миллион сумлык сертификат тапшырылачак.
Альбина Вәлиева
MAX