Түбән Каманың керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятен 40 ел җитәкләгән Тамара Баһаветдинова вәкаләтләрен яшь буынга тапшырды. Оешманың яңа җитәкчесе итеп Ольга Вәлиуллина билгеләнде.

Тамара Баһаветдинова җитәкләгән елларда җәмгыять Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә танылды. Аның башлангычы белән дистәләгән этномәдәни проект тормышка ашырылды, халык традицияләрен саклауга багышланган зур фестивальләр оештырылды.

Милли мәдәниятне өйрәнү һәм таныту максатыннан бай эчтәлекле китаплар һәм җыентыклар да дөнья күрде.

За многолетний труд Тамару Багаутдинову наградили и назначили почётным советником председателя

Хәзер бу бай мирасны саклап калу һәм җәмгыять эшчәнлеген алга таба үстерү бурычы Ольга Вәлиуллина өстенә йөкләнә.

Тамара Баһаветдинова оешма тормышыннан читтә калмаячак. Ул җәмгыять җитәкчесенең мактаулы киңәшчесе итеп билгеләнде.