«Адымнар-Түбән Кама» гимназиясендә «Фән-фест» республика фестивале узды. Анда Татарстанның 12 шәһәр һәм районыннан 130дан артык яшь тикшеренүче катнашты. Проект темалары төрле: иске әйберләргә икенче тормыш бирүдән башлап, микрояшеллек үстерү серләренә һәм роботехникага кадәр.
Конкурсантлар дүрт секциягә бүленде: инженерия һәм техника, табигый фәннәр, математика һәм IT, шулай ук социаль-гуманитар дисциплиналар һәм иҗат.
«Адымнар-Түбән Кама» гимназиясе укучылары Талия белән Айзилә әкияти пазллар проектын тәкъдим итте. Алар сүзләренә караганда, рәсемнәр җыю уены дәресләрдә һәм тәнәфес вакытында куллану өчен бик әйбәт: балаларда вак моториканы үстерә һәм Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияли.
Бәйгенең дүрт еллык тарихы бар, аның географиясе елдан-ел киңәя. Быел «Инженерлык Республикасы» проекты катнашучылары һәм «Адымнар»ның алты гимназиясе укучылары үз осталыкларын күрсәтте.
Фестивальнең йомгаклау өлешендә барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр Түбән Каманың алдынгы предприятиеләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларыннан дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләнде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
