Түбән Каманың «Адымнар» гимназиясендә узган «Адымнар Fest» фестивалендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызның видеомөрәҗәгате күрсәтелде. Ул кызы укыган 5Б сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, төрле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләре өчен балаларга рәхмәт белдерде.

Быел бишенче тапкыр оештырылган фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Аның шарты буенча, һәр сыйныф җирәбәдә үзенә чыккан халыкның мәдәниятен, көнкүрешен һәм милли йолаларын тәкъдим итте. Укучылар чыгышларга әти-әниләре белән бергә әзерләнде.

Мәсәлән, 5В сыйныфы башкорт халкының милли бәйрәме — Сабантуйны сәхнәләштерде. Милли көрәш, дәртле биюләр, халык уеннары һәм мул табын аша балалар күрше халыкның кунакчыллыгын, мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтте.

«Җирәбә буенча безгә башкорт халкы чыккач, бик шатландык. Чөнки ул — күрше республикабыз, аның мәдәниятен яхшы беләбез», — дип сөйләде гимназия укучысының әтисе Айрат Сабиров.

Ә 5Б сыйныфы рус авылы тормышын күрсәтте. Самавырда чәй кайнады, мичтә коймак пеште, халык җырлары яңгырады. Бу чыгышны әзерләүдә укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Аларга махсус хәрби операциядәге якташыбыз да кушылды: ул кызының сыйныфташларына видеомөрәҗәгать юллады.

«Мин хезмәт иткән бүлектә руслар, татарлар, башкортлар, удмуртлар, чувашлар бар. Ерак Көнчыгыштан да, Төньяк Кавказдан да егетләр хезмәт итә. Барыбызны да бер максат — җиңү берләштерә. Тиздән туган якларыбызга кайтып, тыныч күк астында яшәрбез дип ышанам», — диде ул.

Быел фестивальдә барлыгы 30 сыйныф катнашты. Укучылар татар, рус, башкорт, таҗик, кытай һәм башка халыкларның мәдәниятен тәкъдим итте. Ике көн дәвамында гимназиядә төрле милләт вәкилләренең җырлары, биюләре яңгырады, милли йолалар күрсәтелде.

Сыйныфларның чыгышларын гимназия укытучылары һәм чакырылган кунаклардан торган жюри бәяләде. Фестиваль нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Члены жюри оценивают выступления учеников

Фестивальнең төп максаты — балаларда төрле халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм рухи мирасына хөрмәт тәрбияләү. Мондый чаралар яшь буынга бер-береңнең гореф-гадәтләрен танып белергә, дуслык һәм татулыкның кадерен аңларга ярдәм итә.