23 ноябрьдә узган эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу вазифага районда туып-үскән Ольга Чуева билгеләнде.

2015 елда ул Казан милли тикшеренү технология университетын «Техносфера иминлеге» белгечлеге буенча тәмамлаган. Ольга Чуева Татарстанның янгынга каршы хезмәте структураларында 10 елдан артык эшли. Хезмәт юлын диспетчер булып башлап, профилактика бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән.  

«Безнең өчен иң мөһиме — гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм халыкның иминлеген тәэмин итү. Хәзерге вазгыятьне исәпкә алып, без тәүлек әйләнәсе диярлек эшлибез. Бу вазифада һәрвакыт уяу булырга, элемтәдә торырга, кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен эшләргә кирәк. Сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм яңа вазифагызда уңышлар телибез», — диде Радмир Беляев.