Түбән Камада быел дөньяга килгән 1500нче сабыйның исеме билгеле булды. Ул – Давид Кривенцов. Малай 20 ноябрьдә Константин һәм Мария Кривенцовлар гаиләсендә туган.
ЗАГС идарәсе белгечләре яшь әти-әнине котлап, аларга баланың туу турындагы таныклыгын тапшырган.
Моннан тыш, гаиләгә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова исеменнән «Сабый сандыгы» җыелмасы бүләк ителгән. Анда яңа туган сабый өчен кирәкле әйберләр тупланган.
Альбина Вәлиева
MAX
