Түбән Камада узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Радмир Беляев «ТГК-16» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама ТЭЦ (ПТК-1)» филиалының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу вазифага Александр Радченко билгеләнде.
Шәһәр мэры ассызыклаганча, эре сәнәгать үзәге булган Түбән Кама өчен энергетика инфраструктурасының өзлексез һәм ышанычлы эшләве аеруча мөһим.
Радмир Беляев яңа җитәкчене шәһәр командасында сәламләде, аңа уңышлар һәм нәтиҗәле эш теләде. Шулай ук шәһәр хакимияте ягыннан һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Альбина Вәлиева
MAX
