21 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем саклана.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы +1…+3 градус, көндез +3…+6 градус булачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
