1 октябрьдән Түбән Камада җылыту сезонын этаплап башлау планлаштырыла. Беренче чиратта җылылык социаль объектларга — балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм медицина учреждениеләренә биреләчәк.
Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең MAX мессенджерындагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Күпфатирлы йортларга җылылык һава торышы тиешле таләпләргә туры килгәннән соң бирелә башлаячак. Гамәлдәге законнар нигезендә, торак йортларда җылыту сезоны уртача тәүлек һава температурасы биш көн дәвамында рәттән +8 °C тан түбән булганда башлана.
Торак йортларга җылылык бирүнең төгәл датасы турында шәһәр хезмәтләре тиешле карар кабул ителгәннән соң өстәмә хәбәр итәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
