Кама Аланы бистәсендә яшәүче Николай Николаевич Баклановка 97 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган ветеранны туган көне белән җирле хакимият вәкилләре котлады.
Бу хакта «Камские Поляны: новости, события, люди» социаль челтәрдәге берләшмәсендә хәбәр ителә.
Николай Баклановның хезмәт юлы сугыш елларында башлана. Аңа нибары 12 яшь булганда ук өлкәннәр белән беррәттән «Прикамский» совхозында станок артына баса, трактор руле артына утыра. Шулай итеп ул фронтка ярдәм итә.
97 яшендә дә ветеран актив тормыш алып бара, көн тәртибен төгәл үти. Озын гомерле булу серен даими хәрәкәттә күрә.
Аның өчен тормыштагы иң зур байлык – гаиләсе. Хатыны Анна Васильевна белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветеранның дүрт оныгы һәм ун оныкчыгы бар.
97 яшьлек Николай Баклановны туган көне белән оештыру-кадрлар бүлеге җитәкчесе Регина Юзеева һәм 2нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гөлсинә Никитина котлады. Алар ветеранга Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы исеменнән открытка, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырды. Кунаклар аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Альбина Вәлиева
MAX