Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортларында белем алучы 191 студентка Татарстан Республикасы рәисе стипендиясен билгеләү турындагы указга кул куйды.

Документ Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Студентларның 99ы – Татарстаннан, 92се – башка төбәкләрдән.

Стипендия 2026 елның 1 сентябреннән башлап уку дәвамында түләнәчәк. Аның күләме – аена 10 мең сум.