Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов төшергән «Ты нашел свою лягушку?» фильмы 31нче «Зилант» Казан халыкара кинофестивалендә җиңү яулады. Картина 30 минутка кадәрге кыска метражлы фильмнар арасында «Иң яхшы гаилә фильмы» исеменә лаек булды.

Бүләкләү тантанасы Казанда узды.

Фильм Резедә Зарипованың «Акыллы бака дәресләре» әкиятенә нигезләнеп төшерелгән. Вакыйгалар Түбән Кама районының Болгар авылында бара. Шамил исемле малай дәү әнисе янына кунакка кайта һәм анда бака белән таныша. Тиздән ул малайның дустына, сердәшчесенә һәм киңәшчесенә әйләнә. Әлеге танышу төп геройның тормышына яңа төсмерләр өсти.

Фильмның режиссеры — Юрий Павлов, продюсеры — Гүзәл Шәмәрданова. Төп геройны Дмитрий Краюхин башкара. Бу — аның кинодагы беренче тәҗрибәсе.

Фрагмент из фильма «Ты нашёл свою лягушку?»

Картинада балачак, дуслык, авыл тормышы гына түгел, үз көчеңә ышану, аралашу, бер-береңә хөрмәт күрсәтү кебек мөһим темалар да күтәрелә.

Фильмның ябык премьерасы агымдагы елның март аенда Түбән Каманың «Восход» кинотеатрында узган. Тамашачылар картинаны җылы кабул иткән. Алар авыл табигатенең матурлыгын, актерларның осталыгын һәм фильмның эчтәлеген югары бәяләгән.

Диплом и статуэтка «Зиланта»