Түбән Каманың «Җәмигъ» үзәк мәчетендә хатын-кызлар өчен гарәп каллиграфиясе курсы башланды. Анда катнашучылар гарәпчә каллиграфия серләренә төшенәчәк, Коръән аятьләрен һәм Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен матур итеп язарга өйрәнәчәк.
Дәресләрне Коръән укытучысы Луиза Мингалиева алып бара. Курс барышында катнашучылар гарәп хәрефләрен дөрес язу күнекмәләрен үзләштерәчәк, каллиграфия нигезләре белән танышачак.
Курс 2027 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Анда теләге булган һәркем кушыла ала.
Альбина Вәлиева
MAX