Түбән Кама районы картасында безнең күбебезгә таныш булмаган авыллар да бар икән. Шуларның берсе – Шакшино. Шәһәрдән илле чакрымнан артык ераклыкта урнашкан бу кечкенә авылга барып җитү өчен Уратманы узгач та тагын өч-дүрт чакрым юл үтәргә кирәк. Асфальт юл тәмамлангач, басу юлыннан барасың. Авылга керү юлында машинаны калдырып, җәяү атларга туры килә.
Без килгәндә таллар арасында бер машина тора иде. Авылны юлдан Уратма елгасы аерып тора. Элек елга аша чыгу җиңел булмаган: биредә күпер юк, бары тик басмадан аз гына киңрәк итеп салынган тар кичү генә булган. Шуның аша авыл кешеләре еллар буе йөргән.
Шакшино җиренә аяк басу белән үзеңне бөтенләй башка дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең. Биредә һава да үзгә: көзге яфраклар, гөмбәләр, дымлы туфрак һәм елга сулары исе борынга бәрелә. Авыл кешеләре әйтүенчә, шәһәрнең ыгы-зыгысыннан соң биредәге саф һавага күнегү өчен дә вакыт кирәк икән.
Безне Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Ришат Мөхәммәтшин озатып йөрде. Авылга аңардан алдарак килеп җиткән идек. Телефоннар тотмаганлыктан, ул безне бераз эзләп йөрергә мәҗбүр булган.
Авылга керү белән күземә беренче булып чалынган йортка юнәлдек. Ишектән каршыбызга чыккан ханым, безнең кем булуыбызны һәм биредә ниләр эзләп йөрүебезне белеште. Ул Наталья Трофимова булып чыкты. Наталья ханым Шакшинога әбисеннән һәм әнисеннән калган туган нигезен карап торырга кайта икән. Яздан алып кара көзгә кадәр вакытының күп өлешен биредә үткәрә.
Ул безгә бакчасын күрсәтте. Бәрәңге, җиләк, кишер, кәбестә, сарымсак — барысын да үзе үстергән. Җыеп алынган уңышын да верандага урнаштырып куйган. Күренеп тора: бу йортта хуҗабикәнең тырыш куллары, туган нигезгә булган мәхәббәте сизелә.
Наталья ханым сөйләвенчә, моннан илле еллар элек Шакшино гөрләп торган авыл булган. Колхозы, фермалары эшләгән, клубы һәм мәктәбе булган. Авыл халкы үзара дус-тату яшәгән, тормыш кайнаган. Аның әнисе дә гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылын ташламаган, кышка гына Кама Аланына киткән.
Әнисе ике ел элек вафат булган. Ул үзен Шакшинода җирләргә, искә алу йолаларын да туган нигезендә үткәрергә васыять итеп калдырган. Шуңа күрә Наталья ханым йортны карап, бакчаны тәртиптә тотып, әнисенең истәлеген саклый.
Көннәр кыскарган, кичләр тиз караңгыланган чорда авылда берүзе кунарга курка икән. Шуңа күрә кич җиткәч, туганнары янына — Макаровкага китә. Шакшинода ут бар, әмма газ үткәрелмәгән. Газ кертү өчен авылда кимендә биш кешенең даими яшәү урыны буенча теркәлгән булуы кирәк, дип аңлатты ул. Өен Наталья ханым мич белән җылыта, шуңа күрә агач ботакларын, иске такталарны алдан әзерләп, киптереп куя икән. Ике яклы йортында әнисе чиккән мендәр тышлары, кулдан эшләнгән япмалар бүген дә саклана. Алар — үткән тормышның кадерле истәлекләре.
Наталья ханым белән саубуллашып, икенче урамга юл тоттык. Ришат Фаиз улы бүген авылда тагын бер гаиләне очратырга мөмкин булуын әйтте. Капкага шакып, хуҗаларны чакыргач, безнең каршыга бер ханым чыкты. Без Александр Архипов йортына килгәнбез икән. Хуҗа үзе шәһәргә киткәнлектән, тормыш иптәше Зоя ханым белән сөйләштек.
Алар күп еллар бергә гомер итәләр, аз гына кош-корт та асрыйлар. Соңгы елларда Зоя ханым кышын Түбән Камага китә икән. Ире турында ул җылы итеп сөйләде: Александр бик тырыш, туган авылын ярата, Шакшино чиркәвен дә карап, тәртиптә тотарга тырыша. Пенсиясеннән акча җыеп, гыйбадәтханәне төзекләндерү өчен такталар да алган. «Православие динендә бәйрәмнәр күп бит. Бәйрәм саен Саша чиркәүгә менеп шәмнәр кабыза», — дип уртаклашты Зоя ханым.
Ришат Мөхәммәтшин сөйләвенчә, элек Шакшино чиркәвенә читтән дә килүчеләр булган. Хәтта бер балага исем куштыру йоласын үткәрергә дә килгәннәр. Ул кешеләрнең Ширмәттән булуын хәтерли икән.
Бүген Шакшинода рәсми рәвештә бер генә кеше — Владимир Плаксин теркәлгән. Без килгән көнне ул эшләре белән шәһәргә киткән иде. Җәй көне авылга туган нигезләрен карарга кайтучылар, бакча үстерүчеләр һәм кунаклар белән бергә унбишләп кеше җыела. Ә кышын исә биредә күп дигәндә ике кеше — Владимир Плаксин белән Александр Архипов кына кала. Кар көртләре юлларны күмгәндә дә ир-атлар авылда тормышны дәвам итәләр: чаңгы белән кар ерып йөриләр, хуҗалыкларын карыйлар.
Кайтырга җыенганда, Уратма елгасы буенда эш кайнаганын күрдек. Биредә яңа күпер төзелә. Авылдан чыккан кешеләр һәм хәзер дә Шакшинода яшәүчеләр бергәләп илле мең сум акча җыйганнар, Түбән Уратма авылыннан берничә хәйрияче дә ярдәм күрсәткән. Җыелган акчага машиналар һәм олы техника үтә алырлык күпер салырга булганнар.
Ришат Фаиз улы әйтүенчә, төзелеш эшләрен Уратманың оста куллы ир-егетләре башкарган. Алар бу эшкә түләүсез, Аллаһ ризалыгы өчен алынганнар. Кешеләрнең берләшеп, кечкенә генә авыл өчен шундый зур эш башкаруы соклану уята.
Без килгән вакытта күперне төзеп бетергәннәр иде инде. Бу исә авыл тормышын күпкә җиңеләйтәчәк. Көннәр коры торганда кешеләр машиналары белән йортларына кадәр үк киләчәк, ә кышын трактор авылга кереп, кар баскан юлларны чистарта алачак…
Авылның киләчәге турында уйланганда, күңелдә төрле хисләр туа. Бер яктан, бушап калган йортлар, тын урамнар моңсулык уятса, икенче яктан, туган нигезләрен карап тотучы, чиркәвен саклаучы, күпер салу өчен акча җыючы кешеләрнең тырышлыгы өмет уята.
Шакшино халкының туган җиренә булган мәхәббәте сокландыра. Авылны яшәтү өчен кайчак зур эшләр дә кирәкми кебек: вакытында кайтып йортны карау, бакчаны тәртиптә тоту, юлны төзекләндерүгә өлеш кертү, күршеңә ярдәм итү дә зур әһәмияткә ия.
Туган авылын онытмаган кешеләр барында, аның утлары бөтенләй сүнмәс әле. Шакшино да шушы кешеләрнең тырышлыгы, күңел җылысы һәм туган нигезгә тугрылыгы белән яшәвен дәвам итәр дигән өмет кала.

MAX