Түбән Кама белән Якутск шәһәрләре 2027–2029 елларга уртак чаралар планын раслады. Документка Казанда, Үзәк универмагта «Кече Якутия» даими күргәзмә павильонын тантаналы ачу кысаларында кул куелды.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәсми килешү алдагы өч елда төбәкләр арасындагы сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгели.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлек ике ел элек Якутиядә федераль Сабантуй уздырылганнан соң башланган. Бүгенге көндә ул конкрет икътисади һәм социаль проектларда чагылыш таба.

Документка кул кую урыны итеп яңа күргәзмә павильоны очраклы гына сайланмаган. Якутск мэры Дмитрий Садовников билгеләп үткәнчә, әлеге объект ике республика арасындагы дуслык һәм үзара хөрмәт символына әверелергә тиеш.