Түбән Каманың 83нче балалар бакчасы 35 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул шәһәрдә балаларны туган телдә тәрбияләүгә һәм укытуга махсуслашкан беренче балалар бакчасы.

Сәхнәдә — нәни йолдызчыклар. Бииләр, җырлыйлар, шигырьләрне сәнгатьле итеп укыйлар. Алар — 83нче балалар бакчасының бүгенгесе һәм киләчәге. Ә аның тарихы моннан 35 ел элек башланган.

1991 елның 1 ноябрендә «Умырзая» ишекләрен тәүге сабыйлар өчен ача. Шул көннән бирле биредә балалар татар телен, халкыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнеп үсә.

«Безнең балалар бакчасы төп база булып тора, татар телен өйрәтү һәм тәрбияләү буенча. Без шушы база кысаларында бик күп чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, семинарлар, „Гаилә хәзинәсе“ дигән гаилә фестивале, Сабантуй, „Нәүрүз гүзәле“ һәм башка милли бәйрәмнәр», — дип сөйләде 83нче балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова.

Мәгариф учреждениесе һәрвакыт үсештә. Яңа алымнар кулланыла, заманча мөмкинлекләр ачыла. Әмма төп кыйммәтләр шул ук кала: һәр балага тәрбия, белем һәм күңел җылысы бирелә. Боларның барысы — бердәм коллектив тырышлыгы. Юбилей уңаеннан хезмәткәрләр хөрмәтенә рәхмәт сүзләре яңгырый.

Тәрбиячеләр һәм җитәкчелек өчен иң зур бүләк — нәниләрнең бәхетле елмаюлары. 35 ел элек башланган тарих дәвам итә. Аның яңа сәхифәләрен бүгенге сабыйлар яза.