Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстанның көнбатыш районнарында көчле томан төшүе көтелә. Ул көн дәвамында сакланырга мөмкин. Күрү мөмкинлеге 50 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кечкенә суднолар белән идарә итүчеләрне иминлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Күрү мөмкинлеге 1 километрдан ким булган томанлы шартларда, радиолокация җиһазлары белән тәэмин ителгән суднолардан тыш, йөзү тыела.
Узган төндә Түбән Кама тирәсендәге юлларда да куе томан күзәтелгән. Машина йөртүчеләр трассаларда күрү мөмкинлеге кискен начараюы турында хәбәр иткән. Видеоязма «Макс» мессенджерындагы «Дорожный контроль Нижнекамск» каналында урнаштырылган.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX