Ташлык һәм Шәңгәлче авылларында яңартылган китапханәләр үз ишекләрен ачты. Хәзер алар — китап уку, белем алу һәм иҗат өчен заманча мөмкинлекләр булдырылган үзәкләр. Татарстанның 45 районы арасында мондый яңарту өчен субсидияне нибары дүрт китапханә алган. Икесе — Түбән Кама районында. Эшләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.
Китапханә заманча технологияләр белән җиһазландырылган: биредә виртуаль-күзлекләр, планшетлар, интерактив панель һәм 4 компьютер бар. Китап фонды да тулыланган: 104 басма һәм ике мең ярым китап кайтарылган. Ачылу тантанасында Айдар Метшин Марат Моратов исеменнән әкиятләр җыентыгы бүләк итте.
Шундый ук әкиятләр җыентыгы Ташлык авылы китапханәсенә дә бүләк ителә. Биредә дә бүген бәйрәм. Яңартудан соң китапханәнең мәйданы ике тапкыр арткан, укучылар өчен урыннар саны сигездән 40ка җиткән. Хәзер китап сөючеләр Татарстанның Милли китапханәсе ресурсларын да электрон форматта куллана ала. Ачылу тантанасында әлеге учреждение вәкилләре дә катнашты.
Китапханәләрне яңарту «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында мөмкин була. Ачылу бәйрәме җыр-бию, күңелле уеннар һәм мул табын белән истә кала. Ремонт эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк: түбә һәм фасадны төзекләндерү планлаштырыла. Киләчәктә Разил Вәлиев исемендәге үзәк тә төзү күздә тотыла.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX