Түбән Камада алдагы көннәрдә сизелерлек суытачак. «Метеум» сервисының беренчел фаразына караганда, декабрь башына һава температурасы көндез 13, төнлә 19 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Әлегә көндезге температура нуль тирәсендә сакланачак. 24 ноябрьдә 0 градус, төнлә 1 градус салкын көтелә. 25 ноябрьдә көндез һава +1 градуска кадәр җылыначак, ә төнлә −3 градуска кадәр суытачак. Ике көндә дә кар явуы ихтимал.
26 ноябрьдән температура тискәре күрсәткечләргә күчәчәк. Пәнҗешәмбе көнне көндез −2, төнлә −5 градус булачак.
Ял көннәрендә салкыннар тагын да көчәя. 28 ноябрьдә көндез −4, төнлә −8 градус фаразлана. Якшәмбе көнне термометр баганалары көндез −7, төнлә −12 градусны күрсәтәчәк.
Яңа атна белән салкыннар чигенмәячәк. 30 ноябрьдә көндез −9, төнлә −15 градус көтелә. 1 декабрьдә һава температурасы көндез −11, төнлә −15 градуска кадәр төшәчәк. Ә 2 декабрьгә көндез −13, төнлә −19 градус салкын булуы ихтимал.
Шулай итеп, декабрь башында Түбән Камага чын кыш киләчәк.
Салкынаю Татарстанның башка торак пунктларында да көтелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
