Түбән Камада диспансеризация вакытында җитди авыруларны башлангыч чорында ук ачыклыйлар. Әмма өстәмә тикшерү узарга тиешле пациентларның яртысы диярлек табибка кабат мөрәҗәгать итми.

Бу хакта муниципалитетта узган эшлекле дүшәмбедә Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Сергей Мерясев сөйләде. Диспансеризация кан әйләнеше системасы авыруларын, эндокрин системасы тайпылышларын һәм яман шешне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Әлеге авырулар инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Беренче этапны узган кешеләрнең 52 проценты өстәмә, тирәнәйтелгән тикшерүгә җибәрелә. Аларның кайберләрендә кан басымы югары булу, канда шикәр яки холестерин күләменең артуы, маммография нәтиҗәләрендә тайпылышлар, симерү яки тизәктә яшерен кан булу ачыклана.

Аеруча тизәктә яшерен канга анализ нәтиҗәләре борчу тудыра. Бу күрсәткеч юан эчәк авыруларын ачыкларга ярдәм итә. Ел саен шундый нәтиҗә белән якынча мең кеше онкологка тикшерүгә җибәрелә. Әмма аларның нибары 55 проценты гына табибка килә. Калганнары башка медицина учреждениеләрендә тикшерелә, башка сәбәпләрне эзли яки бөтенләй мөрәҗәгать итми. Пациентларга шәхсән шалтыратып, табибка килү кирәклеге турында искәртсәләр дә, барысын да тикшерүгә җәлеп итү мөмкин булмый.

«Бүген иң зур куркыныч төркеменә нәкъ менә шушы кешеләр керә. Кызганыч, күпләр хәлнең җитдилеген аңлап бетерми. Авыру инде ачыкланган, өстәмә тикшерү узарга, кирәк булса, операция ясатырга һәм проблеманы тулысынча хәл итәргә кирәк», — дип ассызыклады баш табиб.

Бу мәсьәлә республика дәрәҗәсендә дә күтәрелгән. Амбулатор онкологик ярдәм үзәгенең эшчәнлеге турындагы докладны тикшергәндә дә әлеге проблемага игътибар бирелгән.

Шул ук вакытта диспансеризациянең нәтиҗәсе дә бар: быелның тугыз аенда 2,5 меңнән артык Түбән Кама кешесендә авырулар беренче тапкыр ачыкланган. Районда онкология бүлеге, беренчел кан тамырлары үзәге, ашыгыч кардиология хезмәте һәм коронар кан тамырларына катетер аша операцияләр ясау үзәге эшли.

Табиблар диспансеризациянең анализлар тапшыру белән генә чикләнмәвен искәртә. Өстәмә тикшерүгә юллама алган һәркемгә аны ахырына кадәр узарга кирәк. Моның өчен шәһәрнең теләсә кайсы терапия поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Медицина учреждениеләре атнага алты көн, шул исәптән шимбә көнне дә эшли.