Түбән Кама районының Колмакчы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм туган җирендә җирләнгән авылдашларның исемнәре язылган Хәтер тактасы яңартылды. Аңа яңа мәгълүмат өстәлде.

Аны тәртипкә китерү һәм тарихи мәгълүматларны барлау эшенә авылдан чыккан кешеләр алынган. Алар архивтагы һәм башка чыганаклардагы белешмәләрне яңадан тикшергән, исем-фамилияләрдәге хаталарны төзәткән. Шулай ук исемлеккә моңа кадәр күрсәтелмәгән авылдашларын да өстәгәннәр.

Колмакчылар өчен бу эшнең әһәмияте зур. Стенд авыл тарихын, сугышта катнашкан кешеләрнең язмышын киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итә. Андагы һәр исем – Ватанны саклаган, Җиңүгә үз өлешен керткән якташлар турында хәтер билгесе.