Мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар телендә ни дәрәҗәдә иркен аралашуларын күрсәттеләр. 74нче балалар бакчасында узган муниципаль викторинада 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 33 малай һәм кыз катнашты. Алар Татарстан һәм анда яшәүче халыклар турында сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәргә карап җөмләләр төзеделәр, милли ризыкларның нәрсәдән әзерләнүен әйттеләр. Барлык биремнәрне дә татар телендә үтәделәр.

«Умырзая» балалар бакчасына йөрүче кыз йорт хайваннарын берсен дә бутамыйча атый. Аның өчен бу — гади генә уен түгел, ә үз белемен күрсәтү мөмкинлеге. 

Бәйгедә 11 балалар бакчасыннан 33 малай һәм кыз катнаша. Яшь конкурсантлар Татарстан һәм анда яшәүче халыклар турында сорауларга җавап биреп, рәсемнәр буенча җөмләләр төзеделәр, милли ризыкларның исемнәрен атадылар. Боларның барысын да татар телендә башкарырга кирәк.

«Татар телен белүчеләр» шәһәркүләм викторинасын 74 нче балалар бачасы 5 нче тапкыр үткәрә. Чыгышларны тәҗрибәле жюри әгъзалары бәяли. Бәйгедә 76нчы балалар бакчасы җиңү яулый. Икенче урынны 25нче һәм 83нче балалар бакчалары командалары бүлешә. Көчле өчлеккә 93нче һәм 27нче мәктәпкәчә мәгариф учедениеләре дә керә. Җиңүчеләр шулай ук төрле номинацияләр буенча бигеләнә.