3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Түбән Камада Инвалидлар декадасы башлана. Ункөнлек дәвамында районда 180нән артык чара үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко хәбәр итте.

Бүген районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 16,5 меңнән артык кеше яши. Аларга ярдәм итү, тернәкләнү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен төрле программалар гамәлгә ашырыла. Быел республика үзәкләрендә 339 өлкән кеше һәм 523 бала тернәкләнү узган. «Өмет» интернат-мәктәбе исә 363 балага комплекслы ярдәм күрсәткән.

«Шәфкатьлелек» үзәгендә дә берничә юнәлештә эш алып барыла. Биредә интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен көндезге төркем, өлкәннәрне һәм инвалидларны караучы туганнары өчен «Тәрбия мәктәбе» эшли. Шулай ук тернәкләндерү җиһазларын вакытлыча файдалануга бушлай алырга мөмкин. Өйдә ярдәм күрсәтүче «Өй консультанты» һәм урын өстендә ятучы балаларга булышучы «Өй визиты» проектлары да гамәлдә.

Инвалидлар декадасы кысаларында ташламалы хезмәтләр дә күрсәтеләчәк. 1 һәм 2 декабрьдә чәчтарашханәләрдә, ә 1–3 декабрьдә шәһәр мунчасында ташламалардан файдаланырга мөмкин булачак. 3 декабрьдә Мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Шул ук көнне Халык иҗаты йортында традицион «Йөрәктән йөрәккә» фестивале узачак.