Өченче сабый туу — шатлык кына түгел, яңа мөмкинлекләр дә. Илкүләм проект кысаларында, әти-әниләр федераль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле ташламалардан файдалана алалар. Ярдәм чараларының төрләре елдан-ел арта, файдалану мөмкинлекләре дә киңәя. Таныклыкларны Йола тантаналары йортында узган чарада тапшырдылар.Очрашу Әниләр көне алдыннан оештырылды.
Өченче балалары туган парлар күп балалы статусына ия булалар һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында федераль, республика дәрәҗәсендәге төрле ташламалардан файдалана алалар. Ярдәм чараларының төрләре елдан-ел арта, алардан файдалану мөмкинлекләре дә киңәя.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама районындагы җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Улданова гаиләләргә «Сабый сандыгы» тапшырды. Анда – яңа туган сабыйлар өчен кирәкле әйберләр. Бүген таныклыкларны 13 гаилә алды. Аларның бишесендә өчәр малай үсә. Быел Түбән Камада 579 хатын-кыз беренче тапкыр әни булган. 250 гаиләдә өченче, 63 ендә дүртенче бала туган. Тагын 12 әни бишенче, 13е алтынчы сабыен тапкан.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX