25 ноябрь иртәсендә Чистай – Түбән Кама юлының 46нчы чакрымында кыргый хайван катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Hyundai Getz автомобиле йөртүчесе юлга чыккан кыр кәҗәсен бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. Машинадагы кешеләр зыян күрмәгән. Бу хакта Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.