Визиткасын тапшыру җаен да тапкан. Сәгыйть юк өчен генә каударлана торган кеше түгел. Баш чүмече астындагы уйлау аппараты бик яхшы эшли аның. Хәмзә яныннан капкага кадәр булган берничә дистә адымны атлаганчы, башын шактый эшләткәндер. Уңай, тискәре якларын уйлап, чамалап карагандыр. Һәрхәлдә, Сәгыйть нигезсез нәтиҗәләр ясамас. Ул визитканы калдырган икән, димәк, хәбәрләшү кирәклеген белдергән. Тик очрашу кем файдасынадыр бит? Хәмзә әлегә анысын белми.
Теге чакта алар башкарган фәнни эш хакында белүчеләрдән Сәгыйть кенә калгандыр хәзер. Бәлки әнә шул хезмәтләрнең кирәклеген аңлап, киләчәктә аларны дәвам иттерү җаен караргадыр исәбе. Фәнне үстерүдә бер адым… Киләчәк буын алдында рәхмәтле булу…
Тукта, тукта!.. Әллә соң Хәмзәнең фәнни эшләрен үзләштерү ниятеннән чыгып, элемтә урнаштырырга телиме икән ул?.. Алай булуы да мөмкин. Кем — кем, заманында Хәмзә белән иңгә иң торып янәшә эшләгән Сәгыйть ул фәнни эшләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен яхшы белә. Һәрхәлдә, Хәмзәнең бөгәрләнеп беткән киемнәре, сакал-мыек баскан йөзе кызыксындырмас аны…
Хәмзә, каткан ипине кефирга чылатып, «күшәп» утырган җиреннән сикереп торды, ишекле-түрле йөренә башлады. Сәгыйть аның фәнни эшләрен кулга төшерергә җыенмыймы икән дигән шиге баш миенә ныклап кереп урнашырга җыена түгелме? Аларда минем өлешем дә бар дип, үзенә дауларга да мөмкин. Тик Хәмзә аңа беркайчан да риза булмаячак. Өметен сузмасын! Ә менә сату турында уйлап карарга була. Фәнгә яңалык кертә торган гыйльми эшләргә гонорарны кызганмыйлар иде. Шуннан чыгып нәтиҗә ясаганда, бәясе аз булырга тиеш түгел…
Институттан киткәндә, бәлки кирәге чыгар дип, фәнни эшләргә кагылышлы язмаларын ике чемоданга шыплап тутырып, өенә алып кайткан иде Хәмзә. Хәзер кайда икән алар? Дөнья артыннан куып, тормыш, мәшәкать дип, алар хакында онытып та җибәргән. Кәгазьләр тутырылган ул чемоданнарның инде күптән күзгә чалынганы булмады.
Шулчак Хәмзә маңгаена чәпелдәтеп сугып алды. Фатирда иске-москы әйберләр тутырып ятасың дип, хатыны мыжгаклап йөри башлагач, коттеджына илтеп, чормадагы бер караңгы почмакка куйган иде ул аларны. Әле дус-ишләре белән шунда «пикник»ка баргач, мунча миченә ут үрләтү өчен кәгазь кирәк булды да, чормадан бер төргәк кәгазь алып төшеп, мичне ягып җибәргән иде. Ул чакта Хәмзә өчен дөнья түгәрәк иде шул. Бу кәгазьләр мичкә ут үрләтүдән артыкка ярамас, дип фикер йөрткән чаклар… Э-эх!..
Ярар анысы, бер төргәк кәгазьдән генә дөнья бетмәгән. Баш исән бит. Кәгазьдәге язмалар — башта булган белемнең күчермәсе генә ул. Кәгазьләрне тәртибе белән җыеп чыкса, җитмәгәннәрен бер-ике көндә, күп дигәндә, бер атнада утырып эшләргә була…
Кәгазьләр тутырылган ул чемоданнар урынындамы икән? Коттеджын Рафил исемле танышына саткан иде. Бәлки ташламагандыр? Иртәгә үк барып килергә кирәк булыр, дип уйлады Хәмзә…
Шундый көчле эмоциональ кичерешләр булган көнне бер «ярты» комачауламас иде дә бит. Тик кесә ягы такыррак. Бүген әшнәсе Коля да күзгә-башка чалынмады. Ул да аның шикелле үк «бомж» хәлендәге бер мәхлук инде. Балыкчы балыкчыны ерактан таный дигәндәй, ничектер очраштылар, танышып киттеләр. Сирәк кенә булса да, бергәләп тамак чылатып алгалыйлар. Коля бүген башка берәр танышы белән күңел ачадыр, бәлки. Эчәргә яратса да, үзендә аракы сирәгрәк була аның. Күбрәк башкалар «койрыгына утыру» җаен карый. Хәмзәдә аракы булган вакытта, исеннән сизә диярсең, йөгереп килеп тә җитә, йә гел уйламаганда очрап куя…
Рафилнең эшләре тыгыз чагына туры килде бугай. Ул Хәмзәне ачык йөз белән каршыламады. Хәл-әхвәл белешкәч, озаклап сөйләшеп торырга вакыты юклыгына ишарә ясагандай:
— Һаман бөтәйтү белән шөгыльләнәм. Эшнең бетәсе юк. Менә ишегалдына хуҗалык кирәк-яраклары өчен каралты-кура шикелле әйбер әмәлләү белән мәшгуль идем. Ни йомыш? — диде ул коры гына.
Хәер, Хәмзә үзе дә озаклап әңгәмә корырга исәпләми:
— Кирәкле документымны таба алмыйм. Коттедж чормасының караңгы бер почмагында кәгазьләр тутырылган ике чемодан калган иде. Шулар арасына кереп буталмаганмы икән, дигән уй килде башыма. Шуны юллап килүем иде. Чемоданнарны ташламагансыңдыр бит алай-болай? — дип ялганлады ул хуҗага.
— Чормага кадәр менеп җитәргә вакытым юк әле. Хәзер карап төшәм, — дип, Рафил баскычтан өскә менеп китте. Хәмзә дә аның артыннан үрмәләде.
Чемоданнар ул белгән урында тора иде. Тузаннарын кагып, ишегалдына алып төшкәч, алай да ачтырып карады Рафил. Үзенең шундый кызыксынучанлыгын акларга теләгәндәй:
— Йорты миңа сатылгач, андагы әйберләр дә минеке буладыр инде? Чемоданнарда, бәлки, алтын-көмеш сакланадыр, кая, күз салыйк инде, — диде, шаярткан булып.
Аның шиген таратыр өчен, Хәмзә бикләвечләрне «чалт-чолт» ачты да чемоданнарның капкачларын күтәрде. Тыгызлап тутырылган кәгазь төргәкләрен аралап, чемоданның төбенә кадәр төште, анда шулардан башка берни дә юк икәнлегенә ышандырды.
— Ярар, ал! Макулатура кирәк түгел миңа. Чүп-чардан болай да туйган, — дип кул селтәде Рафил.
Бу «макулатура»ның ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнлеген белсә иде ул!..
Фатирына кайтуга, кәгазьләрне бушатып, таратып куйды да, бөтен барлыгы белән фән дөньясына кереп чумды Хәмзә. Онытылды. Бу аның үзенә генә таныш, үтергеч дәрәҗәдә якын, үз эченә бөтереп алып, күңелне сихерли торган могҗизалы дөнья.
Дәвамы бар
Фәрит Имамов
MAX
