Турнирның төп катнашучылары — үзенчәлекле балалар. Аларның мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез булуын бу ярыш тагын бер кат раслады. Өстәвенә, турнир Халыкара балаларны яклау көненә туры килүе белән дә үзенчәлекле булды.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый форматтагы спорт фестивале шәһәрдә беренче тапкыр үткәрелә.
Баскетбол ярышларында кызлар һәм егетләрдән торган 16 команда көч сынашты. Һәр команда — дүртешәр кеше. Спортчыларны трибуналардагы җанатарлар дәртләндереп торды.
Турнир чын мәгънәсендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше бәйрәменә әверелде. Кунаклар өчен фотобудка, аниматорлар һәм төрле күңел ачу зоналары эшләде. Ярышларда җиңү яулаучылар һәм призлы урыннар алган катнашучылар медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.
Бүген «Сектор 98» хәйрия фонды Түбән Камада берничә социаль әһәмияткә ия проектны гамәлгә ашыра. Аларның төп максаты — спорт инфраструктурасын үстерү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм күрсәтү.
Альбина Вәлиева
MAX
