Тик тормыш бөтен яктан түгәрәк булса да әйбәт түгел икән. Озак куанырга өлгермәде, инде барысы да җайланды дигәндә, гаиләсендә тынычсызлык килеп чыкты. Хатыны белән араларыннан кара мәче узды. Анысының башы-ахыры да күренмәгән бер чакта, чүп өстенә — чүмәлә дигәндәй, бер килсә килә икән: эшләгән предприятиесе бөлгенлеккә төште.
Акча кермәгәч, шәхси тормышындагы кризис тагын да тирәнәйде. Кыйммәтле машина, зиннәтле коттедж өчен зур күләмдә салымын, тегесен-монысын түләп бару кыенлашты. Фатирын да сатарга мәҗбүр булды Хәмзә. Оҗмах почмагы кебек итеп төзелгән коттеджыннан да колак какты. Шуны гына көткәндәй, хатыны, дөньяның соңгы сүзләрен әйтеп, икенче иргә чыгып шылды.
Зиннәтле «джип» машинасын иске «девятка»га алмаштырды, соңыннан анысыннан да коры калды. Әнә шулай итеп, байлык ничек тиз кергән булса, шулай ук сиздермичә юкка да чыкты. Хәмзә өчен кабат кара көннәр башланды. Япа-ялгызы, «бомж» хәлендә калды ул. Дөрес, вакытлыча яшәп тору өчен генә фатир тапты.
Үзенең кыска гына гомерендә фән белән шөгыльләнгән, соңыннан бераз уртакул җитәкче булып эшләп алган Хәмзәнең кулы эш белми иде, әлбәттә. Бернинди һөнәрең булмаган көе бу дөньяда яшәү ай-һай авыр икән! Кайчакларда, сәүдә үзәкләре тирәсендә йөк төяүче-бушатучы эше башкарып, азмы-күпме акча юнәтә иде. Кешеләргә көнлекче булып ялланырга да туры килгәләде. Шулай итеп, үзен көндәлек туйдыру өчен икмәк тапты. Тик соңгы вакытларда шешә белән бераз дуслашу көнкүрешен тагын да кыенлаштырды…
Нишләп болай килеп чыкты? Хәмзәнең башын әнә шул уй һаман саен ешрак бораулый. Яшәеш турында фәлсәфи уйлар килә башлады. Элек, ничектер, андый нәрсәләргә әллә ни исе китми иде. Дөрес, вакыты да булмагандыр. Тормышлар гөрләп барганда кем инде шундый «вак–төяк» сораулар белән баш катырып маташсын! Ә менә хәзер ул үзенең шушы ачы язмышына битараф түгел.
«Я, Алла!» — дип ыңгырашты ул, чарасызлыктан нишләргә белмичә. Әйе, кеше үзенә авырлык килгәндә Алланы искә төшерүчән. Гомере буе типтереп яшәп, Алланы бар дип тә белмәгән, Ул биргәнгә шөкер итмәгән бәндә дә, аз гына суык тидереп төчкерә башласа, авыруын җиңеләйтүне сорап, Алланы искә төшерә. Хәмзә әнә шулар хәлендә иде.
Шәһәр урамында каңгырып йөргән көннәрнең берсендә, кайчандыр үзе эшләп киткән институт бинасы янына килеп чыкканын сизмичә дә калды Хәмзә. Шунда төбәп бармаган иде юкса. Билгеле бер максаты, тормышта гаме булмаган хәлдә, шәһәр урамнарында киләп сарып йөрде дә, һич уйламаганда, күңелсез хатирәләр белән генә түгел, киләчәккә өмет тулы хыяллары белән дә йөрәктә уелып калган шушы бина янында туктап калды. Иң гаҗәпләндергәне шул: әйтерсең лә бу тарафка аяклары үзләре китерде.
Берничә ел эчендә бина танымаслык булып үзгәргән. Эче ничектер, ә тышкы ягына яхшы гына ремонт ясаганнар. Мәрмәргә охшаган плитәләр белән тышлаганнар. Элекке бинага өстәп, шактый мәйданны биләп торучы янкорма да төзеп куярга өлгергәннәр хәтта. Барысы да бер төсле материалдан тышлангач, ул биналарны «элеккесе», «хәзергесе» дип аерырлык түгел. Икесе бер нигезгә салынган кебек. Бинасы киңәйгән икән, элеккесенә генә сыймый башлаганнар, димәк. Фәнни эшчәнлеккә игътибар артмаса, аны зурайту турында уйлап карарлар идеме? Әллә соң фән бишеге булып торган бу бинаны, берәр эшмәкәр хосусыйлаштырып, башка максатларда файдалана башлаганмы? Анысына да гаҗәпләнерлек түгел…
Хәмзә, бинаның төп ишеге янына килеп, элмә тактага күз салган иде, шикләре урынсыз булуын аңлады. Ул эшләгән вакытта, язулары күренмәс дәрәҗәдә күгәреп беткән калай алтакны алтынланган хәрефле яңасына алмаштырганнар. Ләкин язуының эчтәлеге үзгәрмәгән. Һәрхәлдә, Хәмзәнең күзенә ят сүзләр чалынмады. Юкса соңгы вакытта күп кенә оешмаларның элмә такталарына гади кеше башы җитмәслек дәрәҗәдә боргаланган-сыргаланган исем язып куялар да, оешманың нинди эш белән шөгыльләнүен төшенеп тә булмый.
Шундый уйлар белән басып торганда, кинәт институтның караңгылатылган пыялалы шума ишеге ачылып китте һәм аннан, үзара нәрсә турындадыр бәхәсләшеп, дүрт-биш кеше килеп чыкты. Хәмзә ирексездән читкәрәк тайпылып, аларга юл бирде. Чыгучыларның алдан атлаганына игътибар иткән иде, чак кына кычкырып җибәрмәде. Йөзе, үз-үзен тотышы, хәтта аяк атлауларына кадәр таныш иде аның. Сәгыйть?.. Хәлфиев?.. Бер караганда, бу кешенең нәкъ менә шушы фән йорты баскычында очравына гаҗәпләнәсе дә түгел. Фән әһелләре йөри торган урын. Кайчандыр дәрәҗә буенча да, яшькә дә үзеннән өлкәнрәк булган кеше белән язмыш менә нинди шартларда очраштырды!.. Хәзер Хәмзә кем дә, ул кем?! Хәмзә гаҗәпләнеп кенә калмады, үзенең шушы хәленнән оялудан каушады да…
Хәмзә лаборатория мөдире булып эшләгән чакта, Сәгыйть Хәлфи институт директоры урынбасары иде. Үзеннән дүрт-биш яшькә генә өлкән бу кешене Хәмзә остазы буларак бик хөрмәт итте. Сәгыйть әфәнде егетнең «баш шөрепләре» яхшы эшләгәнен үзе дә аңлап алды. Нинди дә булса авыр хәл ителә торган мәсьәлә килеп чыкканда, кул астындагы гыйльми хезмәткәрләрне җыеп, фикер алышу кебек нәрсә үткәрә иде. Баш мие штурмы. Үзара сөйләшкәндә шаярып «симпозиум» дип аталган мондый гыйльми киңәшмәләрдә һәр хезмәткәр үз фикерен ачыктан-ачык белдерә ала. Рәсми гамәлдә булган фәнни кануннардан бик ерак торса да, хәтта берникадәр хыялый булып тоелса да, биредә әйтелгән һәр сүз исәпкә алына. Әнә шундый чакларда Хәмзә саллы гына фикер-тәкъдимнәрен әйтеп куя иде. Фәнне инстинктив рәвештә сиземләү, тумыштан килгән сәләт — болар барысы да мулдан бирелгән егеткә. Шуңа күрә Сәгыйть аның киләчәгенә зур өметләр баглады. Хәмзә җитәкләгән бүлекне таркату мәсьәләсе килеп тугач та, аны яклаучы сирәкләрнең берсе иде. Тик тырышлыгы юкка гына булды. Бүлекне барыбер саклап кала алмадылар.
Соңыннан аларга бергәләп озак эшләргә туры килмәде. Җәмгыятьтә барган катлаулы үзгәрешләр вакытында Сәгыйть бөтенләй көтелмәгән яктан ачылды. Табигате белән тынгысыз холыклы галим җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлады, тиздән сәясәтче булып китте. Кешеләрне үз тирәсенә туплый алу һәм ораторлык сәләтенә ия бу кешене халык күпләп җыелган сәяси чараларда, митингларда еш күрергә була иде. Күп тә үтмәде, Сәгыйть фәнни эштән бөтенләй читләште. Аны кайсыдыр сәяси партиягә лидер итеп сайлаганнар икән. Ул озакламый институттан китеп барды. Моны Хәмзә бик авыр кичерде. Фән өчен зур югалту, дип атады…
Һәм менә хәзер шул Сәгыйть Хәлфи аның каршысында тора. Юк, каршысыннан үтеп бара. Хәмзәне күрерме? Таныса, уңайсызрак, әлбәттә. Танымаса да әйбәт түгел. Үзенең килеш-килбәте, кыяфәте бик үк яхшылардан түгел икәнен белеп уңайсызланса, читкәрәк елышса да, барыбер аның үзенә игътибар үтүен тели иде Хәмзә. Юк, карамыйча узып китте. Юкса Сәгыйть Хәлфи игътибарсыз кеше түгел иде бит. Хәмзәнең кыяфәте шулай нык үзгәрдеме икән? Әйе, шулайдыр.
Кырылмаган сакал-мыек, соңгы вакытта тәртипсез тормыш алып баргач, йөздә җыерчыклар да арткандыр; күз төбендә капчыклар, киемнәренең дә инде күптән үтүк күргәне юк… Хәмзә үз кыяфәтен күз алдына китереп, чыраен сытты. Сыннарына ятып торган затлы костюм-чалбар кигән, килешле галстук таккан, хуш исле одеколоннар сибенгән бу ыспай әфәнделәр өчен кем соң ул?! Таныса да, дәрәҗәсен төшереп, аның ягына борылыр идеме?!
Шуларны уйлагач, Хәмзә баскычтан төшү ягына борылды. Бу тирәдән тизрәк китәсе килде аның. Шулчак капка кырыенда үзләрен көтеп торучы иң текә автомобильләргә утырып китәргә җыенган галим-голәмәләр төркеменнән бер яшь кенә егет аерылып, кабат институт бинасына таба килә башлады. Нәрсәнедер онытканнар булса кирәк, кире институтка керәдер, дип уйлаган Хәмзәне гаҗәпләндереп, егет аның турысына килеп җитте дә Хәмзәгә бер кәгазь сузды. Визит карточкасы икән.
— Сәгыйть әфәнде сезгә бирергә кушты, — диде.
Үзенең миссиясе шушының белән тәмамланганга исәпләп, кире борылып китәргә җыенган егеткә Хәмзә сорау бирергә ашыкты:
— Ә Сәгыйть әфәнде биредә кем?
Яшенә караганда шактый иртә пеләшләнә башлаган башы ук, гыйлем өлкәсендә «кайнашучы» кеше икәнлеген күрсәтеп торган бу егет, шуны да белмәскә дигәндәй, сәерсенеп, Хәмзәгә текәлде. Аннан соң гадәти нәрсә әйткәндәй:
— Визиткада барысы да язылган, — диде дә кырт борылып китеп барды.
— Ә, әйе… Визитка шуның өчен бит инде, — дип үзалдына сөйләнде Хәмзә, уч төбе кадәр кәгазьне күзләренә якын китереп. — Фәнни-тикшеренү институты директоры, биология фәннәре докторы… — дип укыды ул, күпсанлы исемнәре, титуллары тыгызлап тутырылган Сәгыйть Хәлфиев визиткасыннан.
Әнә бит кем булган! Хәмзә үзенең проблемаларын хәл итеп, матди якны кайгыртып йөргәндә, Сәгыйть Хәлфиев фән биеклекләренә югары үрләү җаен да тапкан. Әйтерең бармы, бик өлгер, шома кеше! Хәер, бу җәмгыятькә шундыйлар кирәк тә инде. Алга куйган максатлары булмыйча, бер ярдан икенчесенә ташланучыларга урын юк анда. Хәмзә аны үзенең ачы тәҗрибәсеннән яхшы белә. Ә Сәгыйть фәнне бөтенләй ташлап бетермәгән, күрәсең. Мөмкинлек чыгуга, институтта гыйльми эшләрен дәвам иткән.
Фатирына кайтып, кичтән калган каткан икмәк белән, бүген кибеттән соңгы тиеннәренә сатып алган кефирны эчеп утырганда, Хәмзә кабат Сәгыйтьне исенә төшерде. «Кара инде син аны, докторлыкны яклаганмы?» — дип, элекке хезмәттәшенең уңышларына горурланып, шул ук вакытта бераз көнләшеп тә куйды. Аның белән соңгы мәртәбә күрешкәнгә ничә ел узган соң әле? Җиде-сигез булыр? Хәзер Сәгыйть Хәлфигә кырык яшьләр тирәседер?
Ир-егетнең иң егәрле, елдам чагы. Нәкъ шул вакытта күп нәрсәләргә ирешергә була. Димәк, Сәгыйть вакытны кулдан ычкындырмаган. Үз дәрәҗәсен, кадерен белә торган кеше. Әнә бит, узып барганда ук күргән булса да, Хәмзәне күрмәмешкә салышты. Башта ук эндәшмәде. Һич булмаса, баш селкеп исәнләшергә була иде бит. Ә ул кырын карап узган да, читкә киткәч кенә, ярдәмчесе аша визиткасын аңа юллаган.
Фәрит Имамов
MAX
