8-12 май көннәрендә Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булыр дип көтелә (IV класс). Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге игълан иткән шторм кисәтүендә әйтелә.

Шул ук вакытта 11 майга кадәр Түбән Камада янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Учак ягу, көнкүреш калдыкларын, үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела.