Йод дефициты төрле яшьтәге кешеләрдә төрлечә чагыла. Иң киң таралган нәтиҗәләрнең берсе — зоб һәм гипотиреоз авырулары. Моннан тыш, хәтер начараю, игътибар кимү, акыл эшчәнлеге какшавы да күзәтелә.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен йод җитмәү аеруча хәвефле. Ул нерв системасы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм башка органнар үсешендә тайпылышларга китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, акыл һәм психик үсеш тоткарлана, интеллект дәрәҗәсе кими.
Яңа туган сабыйларда йод дефициты тумыштан гипотиреоз, акыл зәгыйфьлеге, чукраклык, кылыйлык кебек авыр чирләр барлыкка китерергә мөмкин. Ә олыларда тиреотоксикоз һәм калкансыман бизнең зураюы күзәтелә.
Йөкле хатын-кызлар өчен дә йод җитмәү зур куркыныч тудыра. Белгечләр кисәтүенчә, бу хәл төшеккә, үле бала тууга, сабыйларда тумыштан килгән тайпылышларга һәм перинаталь үлем очраклары артуга сәбәп булырга мөмкин.
Организмга күпме йод кирәк?
Табиблар билгеләгән тәүлеклек норма түбәндәгечә:
• мәктәпкәчә яшьтәге балаларга — 90 микрограмм;
• 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларга — 120 микрограмм;
• 12 яшьтән өлкәнрәкләргә — 150 микрограмм;
• йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга — 200 микрограмм.
Йодка бай ризыклар
Йод күп булган азык-төлекләр арасында диңгез балыгы һәм диңгез кәбестәсе аерылып тора. Мәсәлән:
- лосось балыгында — 200 микрограмм;
- диңгез кәбестәсендә — 150 микрограмм;
- йомыркада — 18 микрограмм;
- брокколидә — 15 микрограмм;
- фасольдә — 12,5 микрограмм;
- чөгендердә — 6,8 микрограмм йод бар.
Табиблар ассызыклаганча, йодның төп чыганагы — үсемлек һәм хайван продуктлары. Әмма йод дефицитын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы булып йодлаштырылган тоз куллану санала. Бер чәй кашыгы йодлаштырылган тозда якынча 400 микрограмм йод бар.
Шуны истә тотарга кирәк: үз белдегең белән дәвалану куркыныч. Йод җитмәү билгеләре сизелгән очракта, табиб-терапевтка яки эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч караганчы, йод препаратларын үзлектән кабул итү киңәш ителми.
MAX
