Җырчы Ильмира Нәгыймованың махсус хәрби операциядә катнашкан бертуган энесенең үлеме рәсми рәвештә расланган. Бу турыда артист социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
Ильмира сүзләренчә, энесенең язмышы буенча суд күптән түгел генә узган. Аның үлем шартларын укыганда, җырчы һәм әтисе өчен бу аеруча авыр булган.
Энесенең якты истәлеген җырчы үз иҗаты аша да сакларга тырыша. Моңа кадәр ул аңа багышлап җыр яздырган булган. Ә күптән түгел иҗат иткән яңа җырын да якын кешесенә багышлаган.
Альбина Вәлиева
MAX
