13 сентябрь иртәсендә шәһәрдә дрон һөҗүменнән зыян күргән йортларда торучыларга ярдәм күрсәтү һәм җимереклекләрне бетерү эшләре дәвам итә. Шәһәр мэры Радмир Беляев әйткәнчә, белгечләр зыян күргән йортны тикшереп, яшәү өчен яраклы дип табылган ике подъезддагы фатирларга кешеләргә кайтырга рөхсәт биргән.
Калган ике подъездда ремонт эшләре кирәк. Андагы 41 кеше вакытлыча туганнары янына күчкән, өч кешене «Камский Артек» лагерена урнаштырганнар. Шәһәр җитәкчелеге кешеләрнең мөмкин кадәр тизрәк үз өйләренә кайтуы өчен барлык чараларны күрергә вәгъдә итә.
14 сентябрьдә җитәкчеләрнең атналык «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дрон һөҗүме вакытында һәлак булган ике кызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Фаҗига Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамнары киселешендә булган. Кызлар утырган автомобильгә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә тагын ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Алар хәзер табиблар күзәтүендә, хәлләре авыр, әмма тотрыклы.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да килде. Шәһәрдә зыян күргән объектлар тикшерелеп, җимерелгән тәрәзәләрне кую, биналарның терәк конструкцияләренең торышын бәяләү эшләре алып барыла. Урыннарда коммуналь һәм башка шәһәр хезмәтләре эшли.
Вакытлыча торакка мохтаҗ гаиләләргә дә ярдәм күрсәтелә. Шул ук вакытта милкенә зыян килгән кешеләрнең мөрәҗәгатьләре махсус хезмәт тарафыннан теркәлә, алга таба нинди чаралар күрелергә тиешлеге турында мәгълүмат бирелә.
Бу вакыйгада кешеләрнең саклану чараларына вакытында игътибар итүе дә мөһим роль уйнаган. Сирена тавышын ишетү белән күп кенә йортларда яшәүчеләрнең беренче минутларда ук саклану урыннарына төшүе корбаннар һәм зыян күрүчеләр санын күпкә киметергә мөмкинлек биргән.
Бүген Түбән Камада төп бурыч — кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, зыян күргән йортларны тиз арада торгызу һәм фаҗигагә дучар булган гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү.
Рустам Сафин
MAX
