Түбән Камада 16 сентябрь кичендә йортларга кайнар су бирә башладылар. Соңгы мәгълүматлар буенча, 905 йортның 309ына кайнар су тоташтырылган. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Яна Комарова-Енькова хәбәр итте.

Шәһәрдә 2 сентябрьдән җылылык челтәрләрен гидравлик сынау үткәрелде. Кайнар суны 12 сентябрьдә бирергә тиешләр иде. Әмма торбаларны тикшергәндә кайбер җитешсезлекләр ачыклану сәбәпле, су бирү вакыты озайтылды.