18, 19 һәм 20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узачак. Түбән Камада тавыш бирү өчен 117 участок эшләячәк. Аларның икесе стационарларда вакытлыча оештырылачак, Ильинка һәм Дмитриевка авылларында күчмә участоклар эшләячәк.

2255нче сайлау участогында да әзерлек эшләре тәмамланган. Биредә тавыш бирү кабинкалары куелган, бюллетеньнәр салу өчен тартмалар һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган.

«Түбән Кама шәһәре һәм районында барлык сайлау участоклары да тавыш бирүчеләрне кабул итәргә әзер. Шәһәрдәшләрне көтеп калабыз. Хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән сайлаучылар өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар», — дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрид Гыйльманов.

Сайлау көннәренә бай эчтәлекле программа әзерләнгән. Мәдәни һәм спорт чаралары, хәйрия акцияләре, сәламәтлек нокталары һәм ярминкәләр оештырылачак. Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган күргәзмәләр дә эшләячәк.

Тавыш биргән сайлаучыларга махсус беләзекләр тапшырылачак. Алар белән җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин. Шулай ук республика һәм муниципаль бәйгеләрдә катнашып, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Моның өчен сайлау участогында гаилә белән фотога төшеп, аны «ВКонтакте» социаль челтәренә урнаштырырга кирәк. #Всейсемьейнавыборы һәм #Татарстаналга хештегларын күрсәтү шарт.

Түбән Кама шәһәре һәм районында сайлаучылар исемлегендә 195 меңгә якын кеше бар. Участоклар өч көн дәвамында — 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәк.