18 сентябрьдә Радмир Беляев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашып тавыш бирде.

Түбән Кама мэры хатыны һәм балалары белән 22нче гимназиядә урнашкан сайлау участогына килде.

«Тавыш бирү бик мөһим. Бүген мин сайлау участогына гаиләм, балаларым белән килдем. Алар кечкенәдән үк сайлауларда катнашу тәртибен белеп үссеннәр, үзләре ясаган сайлауның дөреслеге һәм Ватаныбызның киләчәге өчен җаваплылык хисен тойсыннар өчен», — диде Радмир Беляев.