Түбән Каманың беренче төзүчесе Каниф Фаздалов сайлауларны бер дә калдырмый. Быел 96 яшьлек шәһәрдәш тавышын өйдә бирде.

Мөхтәрәм шәһәрдәш сайлау комиссиясе вәкилләрен елмаеп каршы алды. Өенә кунаклар килүенә дә сөенде. Чөнки алар белән бергә сайлау мөмкинлеге дә килеп җитте.

Апрельдә 96 яшен тутырган Каниф Фаздалов быел беренче тапкыр өйдә тавыш бирде. Сәламәтлеге белән бәйле сәбәпләр аркасында сайлау участогына бара алмаса да, үз гражданлык бурычын үтәргә теләге көчле булган.

«Сайлаучыларга теләгем шул: үзләре сайлыйсы кешеләрне дә, аларның планнарын да белсеннәр. Үз теләкләрен белдереп, сайлаган кешеләре белән бергә яшәргә кирәк», — ди ул.

Каниф Имам улының үз тормышы да бер дәфтәргә сыймаслык. Ул Октябрь-Бүләк авылында туган. Сугыш елларында колхозда эшләгән. Фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән. Соңрак Кемеровога күченгән, шахтада эшләгән. Читтән торып укып, тау инженеры-электромеханик һөнәрен үзләштергән. 1959 елда Елена Галим кызы белән гаилә корган. Җиде елдан соң яшь гаилә төзелеп килүче Түбән Камага күченгән. Шәһәрнең тәүге елларыннан ук аның тарихына үз өлешен керткән.

Бүген Каниф Фаздалов ике улы, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы кадер-хөрмәтендә яши. Аның өчен еллар узса да, сайлау көненең мәгънәсе үзгәрмәгән.

Өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән хәрәкәт итүе чикләнгән, каты авыру яки өлкән яшьтә булу сәбәпле участокка килә алмаучылар файдалана ала. Шулай ук авыру кешене өйдә ялгыз калдырып булмаган очракта да бу мөмкинлек каралган.

«Өйдә тавыш бирергә теләүчеләр бу хакта йорт буенча өлкәнгә яки социаль хезмәткәргә хәбәр итә ала. Гаризалар 20нче сентябрьдә көндезге сәгать икегә кадәр кабул ителә», - дип белдерде 2196нчы номерлы сайлау участогы рәисе урынбасары Дилбәр Нургалиева.