Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 18 сентябрь иртәсендә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең рәсми каналында хәбәр итте. Ул Рөстәм Миңнехановның сайлау участогында тавыш бирүе сурәтләнгән фотосын да урнаштырды.
Сайлаулар 18 сентябрьдә иртәнге сәгать сигездә башланды. Тавыш бирү өч көн — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә дәвам итәчәк.
Альбина Вәлиева
MAX
