Бүген – тавыш бирүнең йомгаклау көне. Без Россия дәүләт думасына депутатлар сайлыйбыз. Түбән Кама шәһәре һәм районында 117 участок эшли. Сайлау барышын Татарстан Республикасы икътисад министры күзәтеп барды. Мидхәт Шаһиәхмәтов эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Радмир Беляев белән ул тавыш бирү участокларында булдылар. Болар – 1 нче һәм 2 нче гимназия, 38 мәктәп.  

Түбәнкамалылар сайлауларда актив катнашалар. Гаиләләре белән киләләр. Участокларда- бәйрәм рухы хөкем сөрә. Тавыш бирүчеләр өчен күңел ачу чаралары оештырылган.

Һәр сайлау участогында үз күңел ачу программасы әзерләнгән. 1нче гимназиядә сәүдә ноктасы эшли. Шулай ук волонтёрлар төрле мастер-класслар үткәрә: маскировка челтәрләре үрү, кул эшләнмәләре ясау һәм башкалар.

Түбәнкамалылар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры та аралашты. Эшлекле сәфәр барышында яңартылган бинаны карады, укучылар һәм педагоглар белән аралашты. Республика Рәисе ярдәме белән биредә капиталь ремонт эшләре башкарылды.

2 гимназиядә ишегалдында да бәйрәм рухы. Кунакларны чәк-чәк белән каршы алалар. Белем бирү йортында милли тәрбиягә аерым игътибар бирелә. Монда татар җырларын ишетү көндәлек күренеш. 

Кунаклар шулай ук 38 мәктәптә, «Адымнар», 32 гимназиядәге сайлау участокларында булдылар. Татарстан Республикасы икътисад министры белдерүенчә, Түбән Кама шәһәре һәм районында тавыш бирү оешкан төстә бара. Барлык участоклар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүген иртәнге сигездә 117 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Шуларның 84е – шәһәрдә, 33-е районда. Алар кичке сигезгә кадәр эшли.