Бу язма мәгариф ветераны Анна Михаил кызы Садриева турында. Ул мәктәп елларында ук үзенең укытучы булачагын белгән. Укытучы апасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Фёдоровнаның дәресләре аның өчен иң яраткан, мавыктыргыч дәресләр булган. Укытучының үз фәнен тирәнтен белүе, укучыларга Җылы мөнәсәбәте, зәвыклылыгы, төпле киңәшләре Аня күңелендә укытучы һөнәренә мәхәббәт уята.

Аня сугыштан соңгы елда гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Михаил Харлампий улы Ленинградны камалыштан азат итүдә катнаша, яраланып кайта. Батырлыклары өчен «Ленинград оборонасы өчен» медале, башка медальләр һәм «Бөек Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң колхозда хезмәт куя. Әнисе Елизавета Павел кызы да төрле эшләрдә эшли, иртәдән кичкә кадәр басуда хезмәт куя. Аның фидакарь хезмәте «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бәяләнә.

Ул елларда авыл балалары олылар белән бергә колхоз басуларында эшли. Анна да кечкенәдән хезмәт сөеп үсә: әнисе аны урак белән ашлык урырга, башакларны көлтәгә бәйләргә өйрәтә. Көзен басуда башак Җыйсалар, кышын өйдән өйгә йөреп көл Җыялар. Буш вакытларында су коеналар, балык тоталар, Җиләк-Җимеш Җыялар.

Белемгә омтылышы көчле булган кыз мәктәпкә Җиде яшендә керә һәм бик яхшы билгеләргә генә укый. Дәреслекләр Җитмәгән чорда укучылар өй эшләрен чиратлашып әзерли. Аня китап укырга аеруча ярата: кичләрен керосин лампасы, ә әнисе аны сүндергәч, ай яктысында китап укый.

Анна Садриева

Гаиләдә тагын ике малай дөньяга килә. Әнисе иске «Зингер» машинасында күлмәкләр, пальтолар, телогрейкалар тегеп сата. Аня исә тукыма кисәкләреннән үзенә курчаклар ясый. Тормыш авыр булса да, гаиләдә дуслык, татулык хөкем сөрә.

Тиздән әтисе Михаил абый урман кисүче булып эшкә урнаша һәм гаиләсен дә үзе янына ала. Унике яшьлек Аня ун чакрым ераклыктагы авылга мәктәпкә Җәяү йөреп укый. Бераздан гаилә Зәй шәһәренә күчә. Анна Михайловна Зәйнең 1 нче мәктәбен тәмамлый һәм 1964 елда Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, балачак хыялын тормышка ашыра.

Анна Михайловна хезмәт юлын 1963 елда Тукай районы авылларының берсендә башлый. Түбән Кама төзелүен ишеткәч, яшьлек романтикасы һәм яңалыкка омтылыш аны яңа шәһәргә алып килә. 1966 елда Түбән Камага күчә. Башта Би авылында башлангыч сыйныфлар укыта, 1968 елда Каенлы авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә. Нәкъ менә Каенлы мәктәбендә ул үзенең язмышын — булачак ире Фазыл Садриевичны очрата. Ул мәктәп директоры һәм математика укытучысы була. Яшьләргә бер-берсен аңлау өчен бер ай да Җитә: октябрь аенда аларның туйлары гөрли.

Түбән Камага күчеп килгәч тә Анна Михайловна мәктәптән аерылмый. Актүбә балалары укый торган башлангыч мәктәптә, соңрак 20 нче һәм 13 нче мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укыта. Аңа «Өлкән укытучы», «Укытучы-методист» исемнәре бирелә. 1996 елда тырыш педагогны 13 нче мәктәп директоры урынбасары итеп билгелиләр. Ул анда музейны да җитәкли, 13 нче лицей тарихы турында очерк әзерли. Әлеге хезмәт шәһәр мәгарифе тарихына багышланган китапка кертелә. Шул ук елларда мәктәпнең ветераннар советын җитәкли.

2001 елда лаеклы ялга чыкса да, Анна Михайловна хезмәтен дәвам итә: 32 нче гимназиядә рус теле һәм әдәбияты укыта, соңрак 2 нче мәктәптә тәрбияче булып эшли.

2004 елда ул шәһәр ветераннар советы сәркатибе итеп сайлана, 2005 елдан совет әгъзасы булып тора. 2012-2018 елларда 5 нче квартал (Төзүчеләр бистәсе) ветераннар советы рәисе булып нәтиҗәле эшли.

Балачактан Җыр-моңны сөюе аны шәһәр ветераннарының «Реченька» хоры белән бәйли. Ул хорда Җырлый, «Яңгыра, Җыр, киңлекләрдә!» ветераннар бәйгесендә катнаша. «Хезмәт ветераны» медале, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мактау грамоталары аның фидакарь хезмәтенең лаеклы бәясе булып тора.

Алтмыш еллык хезмәт стажы булган хөрмәтле укытучы Анна Михаил кызы Садриева бүген дә актив тормыш белән яши. Ул Түбән Кама мәгарифе ветераннар советы Президиумының Мактаулы әгъзасы. Буш вакытларында чигү чигә, мозаикадан матур картиналар ясый һәм кул эшләрен якыннарына бүләк итә.

Бик тыйнак, белемле, акыллы, зыялы Анна Михайловна өлкән яшендә дә тормыш сөючән, оптимист, алыштыргысыз остаз, яраткан әни һәм игътибарлы әби булып кала. Аның хезмәткә тугрылыгы, кешеләргә булган Җылы мөнәсәбәте күпләргә үрнәк.

Рушания Габбасова, Түбән Кама мәгариф ветераннары советы Президиумы әгъзасы