Татарстанда урманнарны янгыннан саклау буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә чыгардылар. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында белдерделәр.

Быелгы эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарылды. 2026 елда белгечләр урманнарда янгын таралуны булдырмас өчен 2395,2 чакрым яңа минераль полоса ясаган. Моннан тыш, элеккедән калган 4806,9 чакрымлык полосаларны да яңартканнар. Янгын сүндерү машиналары йөри алырлык 111,3 чакрым яңа юл салынган, ә 426,5 чакрым иске юл ремонтланган.

Тагын бер мөһим юнәлеш — халыкны кисәтү. 794 яңа мәгълүмати такта, янгын куркынычсызлыгы турында искәртүләр урнаштырылган. Ә урманнарда ял итү өчен 225 махсус урын тәртипкә китерелгән.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, бу чаралар урманнарны саклауга һәм янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.

«Инфраструктураны даими яңартып тору һәм халыкны вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү — безгә бәла-казаларны булдырмаска ярдәм итә», — дип белдерде ул.