Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин көн саен берничә сәгать телефоннан һәм башка гаджетлардан ял итеп торырга киңәш итте. Бу хакта ул яшьләр өчен уздырылган ачык лекциядә сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Телефоннарны берничә сәгатькә сүндереп тору баш миенә мәгълүматны тәртипкә китерергә һәм классификацияләргә мөмкинлек бирү өчен кирәк. Баш мие телефонга килә торган хәбәрләрне көткәндә ниндидер материалны ятлый яки хәтердә калдыра алмый», — дип белдерде Камил Сәмигуллин.

Камил Сәмигуллин шулай ук хәтерне һәм игътибарны үстерү өчен баш миен даими күнектерергә кирәклеген әйтте. Моның өчен текстлар ятлау һәм хәтерне ныгыта торган күнегүләр белән шөгыльләнергә киңәш итте.