Хәмзә Әзәл улы Баһманов – җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, төзелеш һәм нефть-химия тармаклары үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхес. Аның бөтен хезмәт юлы фидакарьлек, җаваплылык, максатчанлык һәм туган якка хезмәт итү үрнәге булып тора.
Хәмзә Баһманов 1957 елның 1 маенда Татарстан АССРның Әлмәт районы Түбән Мактама эшчеләр бистәсендә дөньяга килә. Туган ягының хезмәт сөючән кешеләре арасында үскән егетнең киләчәге дә хезмәт белән бәйле була. 1976 елда ул Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлый һәм хезмәт юлын «Средазнефтегазстрой» трестының 2 нче төзелеш идарәсендә монтажчы булып башлый. Шул ук елда Совет армиясе сафларына чакырыла. Армия хезмәтен тәмамлап кайткач, ул төзелеш тармагындагы эшен дәвам итә. 1978 елдан – «Татнефтестрой» берләшмәсенең 8 нче төзелеш-монтаж трестында өлкән инженер, ә 1981 елдан әлеге трестның күчмә механикалаштырылган колоннасында прораб булып эшли. Хезмәт баскычыннан күтәрелгән саен аңа зуррак җаваплылык йөкләнә.
1983 елда Хәмзә Әзәл улы Әлмәт шәһәр комитетына сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы итеп эшкә җибәрелә. Һөнәри белемнәрен камилләштерүгә дә зур игътибар бирә: 1985 елда Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлап, «инженер-төзүче» белгечлеге ала. Соңрак икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә.
1986 елда ул Әлмәт районы Халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1990 елдан – башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары, ә 1992 елдан Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын башкара. 1993 елда Хәмзә Баһманов «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Татнефтеремстрой» Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
Зур төзелешләр башында
1998 елның гыйнварында Хәмзә Әзәл улы Баһмановның хезмәт биографиясендә аеруча мөһим чор башлана. Ул Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелешен җитәкли. Бу еллар аның өчен зур җаваплылык, киеренке хезмәт һәм мөһим стратегик бурычлар чоры була. Аның оста җитәкчелеге астында югары квалификацияле белгечләрдән торган көчле коллектив туплана. Предприятиедә кадрлар белән эшләүгә, хезмәткәрләрнең социаль хәлен кайгыртуга зур игътибар бирелә. Коллективта үзенә генә хас эш стиле, күркәм традицияләр һәм бердәмлек рухы формалаша.
Бүген инде «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексын Россия күләмендә генә түгел, дөнья масштабында танылган заманча җитештерү мәйданы дип бәялиләр. Әлеге зур проектның аякка басуында Хәмзә Әзәл улының хезмәте һәм шәхси өлеше аеруча зур.
Җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе дә
2012 елның маенда Хәмзә Баһманов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнә. 2014 елның маеннан ул «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең стратегик үсеш буенча генераль директор урынбасары вазифасында эшли.
Хәмзә Әзәл улы ике чакырылыш дәвамында Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Депутат буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та ул шәһәр тормышында актив катнаша, кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга, шәһәр үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертергә омтыла.
Быел Түбән Кама районының яңартылган Иҗтимагый советы утырышында Хәмзә Баһмановны әлеге советның яңа рәисе итеп сайладылар. Бу вазифада Хәмзә Әзәл улы беренче тапкыр гына эшләми: ул 2019-2023 елларда да Иҗтимагый советны җитәкләгән иде. Хәзер, яңа рәис буларак, ул Фәрит Миңгәрәевне алыштырды.
Район башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, мондый карар советның беренче утырышында кабул ителгән. Шулай итеп, еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибәсе, кешеләр белән эшләү осталыгы һәм Түбән Кама тормышын яхшы белүе Хәмзә Баһмановка җәмәгать эшенең әлеге җаваплы юнәлешендә яңадан зур бурычлар йөкләде.
Аның эшчәнлеге һәрвакыт кешеләр мәнфәгатьләрен яклау, аларның ихтыяҗларын аңлау һәм конкрет гамәлләр белән ярдәм итүгә корыла. Җитәкче өчен иң мөһим сыйфатларның берсе булган җаваплылык, таләпчәнлек һәм шул ук вакытта кешелеклелек аны хезмәттәшләре, якташлары арасында зур хөрмәткә ия итә.
Хезмәткә – зур бәя
Хәмзә Әзәл улы Баһмановның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте дәүләт һәм җәмәгать бүләкләре белән дә югары бәяләнгән. Ул «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе», «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе», «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» дигән мактаулы исемнәр бирелгән.
Хәмзә Әзәл улы – «2002 ел җитәкчесе» республикакүләм иҗтимагый конкурсының химия һәм нефть химиясе предприятиеләренең иң яхшы җитәкчесе номинациясендә җиңүче. Ул шулай ук «2003 ел җитәкчесе» республикакүләм конкурсының «Барс» номинациясе лауреаты, «2003 ел менеджеры» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, Минин һәм Пожарский исемендәге «Лаеклы гражданга – рәхмәтле Россия» милли премиясе лауреаты. Аның хезмәтләре Россиянең иң дәрәҗәле иҗтимагый бүләкләренең берсе булган «Россия милли Олимпы премиясе» белән дә билгеләп үтелгән. Бизнес өлкәсендәге кимчелексез абруе өчен ул «Сократ исемендәге халыкара бүләк»кә дә лаек булган.
Түбәнкамалылардан – олы хөрмәт
Хәмзә Әзәл улы Баһмановның Түбән Кама шәһәре һәм районы үсешенә керткән өлеше аерым игътибарга лаек. «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзүгә керткән гаять зур шәхси өлеше, шәһәрнең һәм муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә керткән хезмәтләре, актив җәмәгать-сәяси һәм хәйрия эшчәнлеге югары бәяләнеп, 2012 елның 11 июлендә Түбән Кама шәһәр Советының 25 нче карары белән Хәмзә Әзәл улы Баһмановка «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» дигән югары исем бирелә. Бу исем – рәсми бүләк кенә түгел, ә шәһәр халкы исеменнән бирелгән олы рәхмәт һәм хөрмәт билгесе.
Хәмзә Әзәл улының тормыш һәм хезмәт юлына күз салганда, бер нәрсә ачык күренә: зур эшләрне бары тик һөнәри осталык белән генә түгел, ә кешеләрне бер максат тирәсенә туплый белү, җаваплылыкны үз өстеңә алу һәм башлаган эшне ахырына җиткерү сәләте белән башкарырга мөмкин.
Төзелеш мәйданнарыннан алып республика сәнәгатенең мөһим юнәлешләренә кадәр сузылган хезмәт юлы – Хәмзә Баһмановның үз һөнәренә һәм туган республикасына тугрылыгының ачык мисалы. Аның исеме Татарстанның сәнәгать үсеше тарихында, аерым алганда, Түбән Камадагы зур нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше белән бәйле истәлекле сәхифәләрнең берсе булып кала.
Фәрит Имамов
MAX
